+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 апрель 2023, 11:25

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Онытучанлык чире башланса, һичкичекмәстән ашыгыч чаралар күрегез. Рационыгызга мәҗбүри рәвештә эчендә азык җепселләре һәм пектин күп булган ризыклар кертегез.

Хәтерне ничек яхшыртырга?
Хәтерне ничек яхшыртырга?


“Кишер баш миендә матдәләр алмашу барышын яхшырта. Бигрәк тә текстларны истә калдыруны җиңеләйтә. Шуңа күрә имтиханга әзерләнгәндә уылган кишерне үсемлек мае белән ашарга кирәк (майсыз ашасаң, иң кирәкле матдә булган каротин үзләштерелми).

Хәтерне ананас та яхшырта. Анда, С витаминыннан тыш, марганец бар. Көнгә 1 стакан ананас суты эчү шулай ук хәтерне яхшырта.

Кәефне кызыл болгар борычы, каен җиләге һәм банан күтәрә. Болардагы серотонин матдәсе баш мие өчен бик әһәмиятле.

Хәтерне яхшыртырга цитрус җимешләре (бигрәк тә лимонныкы) файдалы: С витамины күп булу тәэсирендә ул башны “ача”. Акыл эшчәнлеге яисә психика хәлсезләнгәндә башлы чи суган әйбәт. Ул канны сыеклый һәм баш миенә кислород килү җиңеләя. Баш сафланып китә. Дозасы – көн саен ярты баштан да ким түгел.

Ә менә, мәсәлән, имтиханга керер алдыннан әстерхан чикләвеге ашау фикерне тиз тупларга ярдәм итә. Поливитаминнар да хәтерне яхшыртырга булыша”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: