Кычыткан ашы
Тавык шулпасын әзерлибез: итен алып, шулпаны сөзәбез. Табада кишер, суганны кыздырабыз. Аннан кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бәрәңге, кишер-суганны салып, бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә җиткәнче кайнатабыз. Шуңа ваклап туралган яшь кычыткан, кузгалак яфрагы салабыз, тоз-борыч, лавр яфрагы өстибез. Ашны озак кайнатырга кирәкми. Соңыннан туглаган йомырканы шулпага агыза-агыза болгатабыз, капкачны каплап, шул рәвешле 30 минут чамасы тотабыз. Ашны табынга каймак белән бирергә мөмкин.
Кычытканлы балык кәтлите
Кирәк булыр: ак балык (минтай яисә хек) – 1 кг, кычыткан – 400 г, суган, кишер – 2 данә, йомырка – 2 данә, панировка өчен он, тоз, тәмләткечләр, атланмай – 1 аш кашыгы.
Балыкны пешереп, кылчыкларыннан арындырырга һәм вакларга. Бик вак итеп туралган кычыткан, угычтан уылган суган, кишерне 5 минут табада томалап пешерергә. Шуны балык измәсенә өстәргә. Аннан май, тоз, тәмләткечләр һәм йомырка кушарга. Барысын да болгатып, кәтлит формасына китереп, онда әвәләп, кыздырырга.
Грузинча яшел салат
200 г кычытканны тозлы суда пешереп алырга һәм вак итеп турарга. 50 г әстерхан чикләвеген төеп, кинза, суганны вак итеп турап, барысын бергә кушып, табынга бирергә.
Яшел смузи
Кирәк булыр: кефир, кычыткан, киви, яшел алма, финик, лимон согы, шикәр комы.
Кычытканны кайнар суда пешекләп алырга. Киви, алма, финикны вак итеп турап, блендер ярдәмендә изәргә. Шуңа шикәр комы, лимон согы кушарга, кабат изеп, кефир өстәргә. Тагын бер кат болгатып, табынга бирергә.
Кычытканнан тәмләткеч
Тәмләткечне кычытканның яфраклары һәм сабакларыннан ясарга мөмкин. Моның өчен аларны башта киптерергә кирәк. Аннан вак-вак итеп турап, иләп, банкага тутырып саклыйсы. Порошок рәвешендәге тәмләткечне ботка, ашларга, соуслар әзерләгәндә кулланырга була.
Фото: montisbar.ru