+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 апрель 2023, 15:10

Татлы ризыктан ничек баш тартырга?

Баллыга тартылуны сизелерлек киметүнең берничә ысулы бар.

Татлы ризыктан ничек баш тартырга?
Татлы ризыктан ничек баш тартырга?
Һәр кешегә билгеле бер тәм өстенлекләре хас, әмма диетада утырырга тырышучыларны еш кына татлы ризыкка тарта. Диетолог Наталия Шимчак бу теләк белән көрәшүнең нәтиҗәле биш ысулын атаган.

Татлы ризыкка тартылуның төп сәбәпләренең берсе – “гадәткә кертү”. Мәсәлән, күңел төшкәндә без шоколадка үреләбез, нәтиҗәдә, стресс кими һәм үзебезне бәхетле тоябыз.

Татлы ризыкка тартылуны сизелерлек киметүнең берничә ысулы бар.
Туйганчы йоклагыз. Йокы җитмәү аппетит өчен җаваплы гормон грелинның артык күләмдә бүленеп чыгуына китерә. Аның артык күп булуы икенче көнне күбрәк ризык ашауга китерә, нигездә - углеводлы ризыклар. Шуңа күрә йокы туйганчы йоклыйсыз. Иң яхшысы — якынча җиде-сигез сәгать.

Даими ашарга тырышыгыз. Көненә биш тапкыр ашау организмны кирәкле энергия белән тәэмин итәчәк һәм, нәтиҗәдә, татлы ризыкка тартылуны киметәчәк.

Суны күп эчегез. Көнгә якынча бер ярым-ике литр сыеклык эчегез, гади су эчү яхшырак.

Тамак ялгап алу өчен файдалы ризыклар сайлагыз. Баллы ризык ашыйсыгыз килгәндә шоколад яисә печенье урынына җиләк-җимеш, кипкән җимешләр, чикләвек яисә йогурт сайлагыз.

Физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. Алар стресс дәрәҗәсен киметә. Әлбәттә, вакыт-вакыт татлы ризыклар ашау начар түгел, тик аны көн дә һәм артык күләмдә кулланмаска гына кирәк.

 
 
Фото: podacha-blud.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: