+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
14 апрель 2023, 07:41

Яшелчәләрне йомырка кабыгына утыртыгыз...

Бакчачыларның иң кызу чоры җитте. “Язын ни чәчсәң – көзен шуны урырсың”, — диләр бит. Әле чәчкәннән соң яшелчәләрне тукландырып торырга да кирәк. Әфлисун һәм йомырка кабыгында үсентеләрнең яхшырак үсүен белә идегезме?

Яшелчәләрне йомырка кабыгына утыртыгыз...Яшелчәләрне йомырка кабыгына утыртыгыз...
Яшелчәләрне йомырка кабыгына утыртыгыз...

Моның өчен әфлисунны урталай бүлеп, эчлеген алырга да, эченә туфрак тутырып, орлык чәчәргә генә кирәк. Кабык төбен тишәргә онытмагыз. Әфлисун кабыгы таркалган саен, яшь үсентене туклыклы матдәләр белән тәэмин итеп торачак. Мондый файдалы чүлмәкләрне йомырка кабыгыннан да ясарга мөмкин. Ул үсемлекне кальций белән туендырачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас