+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
18 апрель 2023, 06:26

Сукыр тычканнан ничек котылырга?

Бу көтелмәгән кунаклар сезнең бакчаны да ерамы?

Сукыр тычканнан ничек котылырга?Сукыр тычканнан ничек котылырга?
Сукыр тычканнан ничек котылырга?

Күпләр язын бакчаларын сукыр тычкан (крот) ерып бетергәнгә зарлана. Атлаганда җир убылып төшкән чаклар да булгалый. Мондый урынга яшелчә утырту да хәвефле, чөнки аларның тамырларын корытып бетерәчәк алар. Сукыр тычканнардан ничек котылырга? Әлеге сорауга берничә тәҗрибәле бакчачы җавап бирә.

"Сукыр тычкан тишекләренә агу салдым да, акрын гына су агыздым. Аллаһка шөккер, былтыр булмадылар".

"Сукыр тычкан ерган тишеккә ачы һәм кара борыч салдым. Аннары нашатырь спиртын мамыкта чылатып, шушы тишекләрне томалап куйдым. Өченче ел инде күренмиләр".

"Тишекләргә селедка балыгы башын куям. Бик ярдәм итә".

Ә сез нинди алымнар кулланасыз?

Фото: parazityinfo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас