+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 апрель 2023, 14:47

Киемдәге тапларны ничек бетерергә?

Бу киңәшләрне саклап куегыз әле. Кирәге чыгар.

Киемдәге тапларны ничек бетерергә?
Киемдәге тапларны ничек бетерергә?

Кан. Таплы киемне серкәле суда 10-15 минутка калдырып торыгыз, аннан соң яхшылап юыгыз.

Иннек эзе. Таплы урынга чәч лагы сиптерегез, 15 минуттан соң җылы су белән юып төшерегез. Тап беткәнче шулай кабатлыйсы.

Чирәм эзе. Таплы киемне ике сәгатькә тозлы суда калдырып торырга, аннары яхшылап юарга кирәк.

Тир. Лимон согы белән чәй содасын бергә кушып, таплы урынга ышкырга. 15 минутка калдырырга һәм юарга.

Фото: wums.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: