+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 апрель 2023, 13:55

Шашлык янына “дөрес” салат ясагыз!

Май бәйрәмнәрендә шашлык ашарга җыенасызмы? Кыздырылган итнең зыяны булмасын, ә файдасы тисен өчен аны дөрес салат белән ашарга кирәк.

Шашлык янына “дөрес” салат ясагыз!
Шашлык янына “дөрес” салат ясагыз!

Чикләвекле кәбестә салаты тәмле дә, файдалы да.
Безгә кирәк булачак:
Кәбестә — 500 грамм
Әстерхан чикләвеге — 80 грамм
Бер татлы борыч
Шикәр — бер калак
Алма серкәсе —1-2 кашык
Ярты лимон
Тәменчә тоз

Кәбестәне вак итеп турыйбыз һәм лимон суты, серкә, шикәрне бергә бутап, кәбестәгә салабыз, маринадлыйбыз.
Борычны саламсыман турыйбыз, чикләвекне уртача зурлыкта ваклыйбыз, кискәлибез. Яртышар кызыл һәм сары борыч турасагыз, салат матуррак та булыр.
Хәзер борыч белән чикләвекне маринадланучы кәбестәгә кушабыз, май салабыз, бутыйбыз һәм 20 минутка “хәл алырга” калдырабыз. Салат эчендәге ризыклар бер-берсе белән тәмнәрен бүлешсен өчен.
Салатка яшел аш тәмләткечләр дә кушарга була.
Тәмле булсын, бәйрәмнәр күңелле үтсен!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: