+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 Май 2023, 21:55

Талпаннардан ничек сакланырга?

Яз иртә килү сәбәпле, быел талпаннар гадәттәгедән иртәрәк активлашты. Апрельнең беренче көннәрендә үк алардан каза күргән иллеләп кеше, шул исәптән балалар да, табибларга мөрәҗәгать иткән. Узган елның шул чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, зыян күрүчеләр саны сигез тапкыр күбрәк.

Талпаннардан ничек сакланырга?
Талпаннардан ничек сакланырга?

Статистика нәрсә сөйли?

Ел саен, талпан кадалу сәбәпле, табибларга 10 меңнән 20 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итә. Бу очракта хәвеф белән янаганы — талпаннарның куркыныч авырулар таратучы булуы. Алар арасында талпан энцефалиты һәм боррелиоз (Лайм авыруы) да бар.

Статистика күрсәтүенчә, талпан тешләгән 100 кешенең унга якыны энцефалит белән зарарлана. Авыру үзәк нерв системасына зыян сала. Кечкенә канечкеч бөҗәк кадалу аркасында кеше инвалид булып калырга, аны паралич сугарга яки ул үләргә мөмкин.

Узган ел Башкортстанда талпан энцефалиты белән авыруның 28 очрагы теркәлгән, бу, аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, 12 очракка күбрәк. Авыручылар арасында 17 яшькә кадәр җиде бала да бар. Авыру очраклары республиканың ун районында теркәлгән. Иң күбе — Белорет районында, анда вирусны 12 кеше эләктергән. Икешәр очрак — Кыйгы, Салават, Дуван районнарында, берәр очрак Балтач һәм Караидел районнарында теркәлгән.

Ә сез прививка ясаттыгызмы?

Энцефалиттан саклануның иң яхшы ысулы — прививка. Ул өч этапта эшләнә, талпаннар активлашкан вакытка организмда иммунитет барлыкка килсен өчен, аны кышын яки яз башында эшләтү яхшырак. Беренче һәм икенче прививка арасында 5-7 ай үтәргә тиеш. Өченче прививка бер елдан соң ясала, вакыт беренче прививкадан санала. Аннары өч ел саен ревакциналанырга кирәк. Гадәти вакцина ясатырга соңга калган, әмма табигатьтә еш булачагын һәм талпан эләктерү ихтималлыгы зур булачагын белгән кеше ашыгыч вакцина эшләтә ала, аны яз һәм җәй айларында үткәрәләр.

Мондый прививка ике этапта эшләнә: беренче һәм икенче вакцина арасындагы вакыт 1-2 ай тәшкил итә. Курсны табигатькә чыгуга ике атна кала тәмамлау зарур. Шуны да исегезгә төшерәбез, прививка авырудан саклануга 100 процент гарантия бирми. Ләкин инфекция эләккән очракта да, авыру, прививка ясатмаган кешеләрдәгедән, күпкә җиңелрәк һәм өзлегүләрсез узачак. Шуны да белү мөһим: прививка энцефалиттан гына саклый, ә талпаннар башка авырулар белән дә зарарлый ала, мәсәлән, боррелиоз, аңардан вакцина юк. Шуңа да саклык чараларын һәрвакыт күрергә кирәк.

Нинди билгеләр сагайтырга тиеш?

Әгәр дә сез, ваемсызлык күрсәтеп, табибка мөрәҗәгать итмичә, талпанны үзегез йолкып алгансыз икән, организмыгызны күзәтегез. Талпан энцефалиты 25 көн дәвамында үзен белдермәскә мөмкин, шулай да еш кына авыру билгеләре талпан кадалганнан соң беренче яки икенче атнада ук барлыкка килә. Югары температура, күңел болгану, косу, кискен баш авырту, буыннар, мускуллар һәм тамак авырту, эч китү, тирләү — шушы билгеләр барлыкка килгән икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Бу очракта үз-үзеңне дәвалау үлемгә китерергә мөмкин!

Тикшерү өчен бөҗәкне кайда кабул итәләр?

Уфа Шәфиев урамы, 7нче йорт. Телефоннар: 8 (347) 287-85-23, 8-927-236-32-61. Карл Маркс урамы, 69нчы йорт. Телефон: 8 (347) 269-69-69. Бөре Калинин урамы, 18нче йорт. Телефоннар: 8( 34784) 3-47-87, 8 (34784) 3-47-89. Нефтекама Социалистик урамы, 10нчы йорт. Телефоннар: 8 (34783) 4-43-15, 8 917-370-24-44. Стәрлетамак Революцион урамы, 2а санлы йорт. Телефон: 8 (3473) 30-13-34. Мәсәгут Дәваханә урамы, 4нче йорт. Телефоннар: 8 (34798) 3-35-90, 8(34798)3-35-93. Туймазы Урманчы Морозов урамы, 1нче йорт. Телефоннар: 8 (34782) 7-25-96, 8 (34782) 7-45-66. Күмертау Гафури урамы, 29нчы йорт. Телефоннар: 8 (34761) 4-37-67, 8-(937)-857-12-48.

Кадалса, нәрсә эшләргә?

Талпан кадалган икән, аны һич кенә дә тәнегездән йолкып алмагыз. Иң яхшысы — травматология пунктына барырга һәм үзегез белән канечкечне урнаштырырлык савыт алырга кирәк. Анда белгечләр талпанны тиешле кагыйдәләр буенча алачак. Ләкин табибка 12 сәгатьтән дә иртәрәк барып җитәлмәвегезне аңлыйсыз икән, моны үзегезгә эшләргә туры киләчәк. Талпанны никадәр иртәрәк алган саен, ул сезнең организмга “зарарлы” төкерекне азрак кертәчәк. Талпан өстенә беркайчан да май сөртмәгез! Ул тончыга башлап, үзе чыгачак дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Киресенчә, май ярсыткан талпан тәнгә тагын да ныграк кадала башлаячак. Пинцет алыгыз (походка чыкканда ул һәрвакыт үзегез белән булсын), паразитны мөмкин кадәр тирегә якынрак китереп эләктерегез һәм әкрен генә, тыныч кына бераз селкеткәләп өскә тартыгыз. Иң мөһиме — канечкеч бөҗәккә зыян китермәскә. Чөнки, әгәр дә аның борынчыгы тәндә кала икән, инфекция керү дәвам итәчәк.

Аннары, анализ үткәрү өчен тере талпанны алып бару яхшырак, бу очракта аның авыру йоктыручымы-юкмы икәнлеген ачыклау җиңелрәк булачак. Әгәр бөҗәктә талпан энцефалиты вирусы табылса, зыян күрүчегә иммуноглобулин кертергә кирәк булачак, боррелиоз ачыклана икән — табиб антибиотиклар билгеләячәк. Вакытында башланган дәвалау курсы авыр нәтиҗәләрдән саклап калачак.

Саклык чаралары күрегез

1. Табигатькә чыкканда озын кунычлы аяк киеме, чалбар һәм озын җиңле кием киегез. Чалбарны аяк киеменә, озын кунычлы оекбашларга, ә футболканы һәм күлмәкне чалбарга кыстырыгыз. Баш киеме кию мәҗбүри. Кием ачык һәм бер төстә булса яхшырак: анда талпанны күрү җиңелрәк.

2. Табигатьтә булганда киемнәрне һәм тәннең ачык урыннарын даими тикшереп торыгыз.

3. Биек үләнле һәм куаклы урманнарга бармаска тырышыгыз.

4. Өйгә кайткач, киемнәрегезне мотлак рәвештә 60 градустан да түбән булмаган температурадагы кайнар суда юыгыз.

5. Душ керегез. Тәнегезне игътибар белән тикшерегез.

6. Яңа җыелган үсемлекләрне, тышкы киемнәрне һәм башка әйберләрне өйгә алып кермәгез. Аларда талпан яшеренергә мөмкин.

7. Эт белән йөргәннән соң, аны да тикшереп чыгыгыз. (Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматлары буенча).

Шул ук вакытта...

Башкортстанда тычкан бизгәге авыруының кискен артуын фаразлыйлар. Республикада тычкан бизгәгенә бәйле хәл бик киеренке кала. Уфа, Благовещен, Ярмәкәй һәм Мишкә районнарында яшәүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу районнарда авыручылар саны төбәк буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югарырак. Узган ел Башкортстанда тычкан бизгәге белән өч мең кеше зарарланган, шуларның 40 проценты — балалар.

Авыруны төп таратучылар — тычканнар. Шуңа күрә ихаталарны санитар чистарту, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып бару, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим: ачык сулыклардан кайнатылмаган суны кулланмаска, кимерүчеләр зарарлаган ризыкларны ашамаска, ашар алдыннан һәрвакыт кулларны юарга, авызга үлән һәм салам капмаска кирәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: