+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 Май 2023, 08:16

Кычытканнан салат эшләдегезме әле?

Витаминлы салат.

Кычытканнан салат эшләдегезме әле?Кычытканнан салат эшләдегезме әле?
Кычытканнан салат эшләдегезме әле?

Безгә берәр кушуч яшь кычыткан, яшел суган һәм петрушка, ике пешкән йомырка, ике кашык каймак һәм тәменчә тоз кирәк булыр.

Кычытканны дуршлагка салып, өстенә берничә тапкыр кайнап чыккан су коеп алыгыз. Суы агып беткәч, вак итеп турагыз.
Яшел суган белән петрушканы, йомыркаларны да вак итеп турагач, барлык ингредиентларны бергә кушып, тоз, каймак салып бутагыз.

Салатның файдалы сыйфатлары югалмасын өчен аны әзерләгәч тә ашап кую кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас