

"Камырны никадәрле юка җәйсәм дә ертылмый. Бу камырны шуңа яратам", - ди аш-суга оста бер танышым. Мантый ясаганда, аеруча, уңышлы килеп чыга. Сез дә сынап карагыз әле.
1 стакан кайнар суга 4 аш кашыгы он (күбрәк тә ярый) салып болгатырга. Ул суынган арада икенче савытта калганнарын тугларга:
1 аш калагы майонез,
1 чәй калагы тоз,
2 йомырка,
2 аш кашыгы май.
Барысын бергә кушып, он өстәп, басып бетерергә кирәк. Аннары мантыйларымны ясыйм.
Фото: koolinar.ru