+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 Май 2023, 16:42

Әфлисун суын ясау бик җиңел

Пластик шешәләргә дә тутырып куйсагыз, җәйгә бик яхшы эчемлек булачак.

Әфлисун суын ясау бик җиңел
Әфлисун суын ясау бик җиңел

4 әфлисунны юарга, кайнар суда чайкатып алырга (әче булмасын өчен). Яхшылап корытырга һәм 2 сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Иттарткыч аша чыгарылган әфлисунга 3 литр салкын су салып, 10 минут көткәч, берничә тапкыр - иләк, аннан соң марля аша сөзәргә кирәк. Аннан соң тагын 6 литр су, 1 килограмм шикәр, 30 грамм лимон кислотасы салып болгатырга киңәш ителә. 9 литр әфлисун суы чыгарга тиеш. Шуны пластик шешәләргә тутырырга һәм 1 сәгатькә калдырып торырга.

Сөзгәннән соң калган массадан, тәменчә шикәр һәм лимон кислотасы салып, варенье кайнатырга мөмкин. Капкачын ябып, 5 минут микродулкынлы мичтә кайнатсаң, әфлисун желесы килеп чыга.

Фото: loon.site

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: