Мөфтәдин Гыйләҗев Роберт Миңнуллин шигыренә язган җыр колакта чыңлап киттеме? Безнең борынга исе дә килеп китте.
Ә бит дару өчен әремне яшь вакытта, чәчәк атмас борын, чәчәге белән бергә яисә көпшә чыгармас борын җыярга кирәк. Әрем - бик куәтле, хуш исле үлән. Әмма тәме бик ачы. Әремнең даруга кулланылышы һәм дару икәнлеге борынгы заманнан мәгълүм.
Ул какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашуын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша. Эчтәге суалчаннарга, бабасырларга, кортларга һәм күрем килмәгәндә гаҗәеп файдалы үлән.
Яшь әремнең суын сыгып та, кипкәнен уып та кулланалар. Әгәр кипкәнен чәй кебек пешереп эчсәң, шулай ук яхшы. Бер шешә аракыга бер уч әрем яфрагы салып төнәтәләр, әрем тәме югалып беткәч кулланалар. Ашказаны авыртса һәм аппетит югалса, шушы төнәтмәне һәр ашау алдыннан яртышар чынаяк эчәләр.
Ә май миллегенә кыстырып җибәрсәң?! Ммм, исләре... Ялларда бу эшне дә эшләп куясы булыр инде, киттек, дуслар, әремгә!