+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 Мая 2023, 17:37

Сирень сызлауны баса

Ел саен шушы төнәтмәне әзерлибез. Һәм йөгереп кенә йөрибез!

Сирень сызлауны басаСирень сызлауны баса
Сирень сызлауны баса

Сирень куаклары чәчәккә күмелде. Димәк, аңардан бик шәп төнәтмә ясар вакыт җитте. Ул буыннары сызлаудан җәфаланучылар өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак.

Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага яисә судан бушаган 1,5 литрлы шешәгә сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы коегыз. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куегыз. Бер айдан соң сыекчаны сөзеп алырга кирәк.

Сирень төнәтмәсе белән төнгелеккә сызлаган аякларыгызны уыгыз.
Файдасын үзегез дә тоярсыз.

Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Сәламәт булыгыз!

Фото: bee-master.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас