-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 Май 2023, 17:35

Тәрәз саен ярангөл үсә

Яран гөлләрен сез дә үстерәсезме, дуслар? Әнинең тәрәзә төбендә ел әйләнәсендә чәчәктә утыра алар. Язын бакчага да чыгарып утырта әле. Ярангөл матур гына түгел, бик файдалы да икән.

Тәрәз саен ярангөл үсә
Тәрәз саен ярангөл үсә

Яран гөлләре:

-хуш исе өйнең энергетикасын яхшырта;
-тавыш-низаглардан саклый;
-салкын тигәндә,
-тамак авыртканда,
-ютәл җәфалаганда,
-йокысызлыктан интеккәндә,
-кан басымы «уйнаганда»,
-тәндә яралар, пешүләр күзәтелгәндә,
-депрессия вакытында кулланалар аны.

1 литр суга 25 г ярангөл яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Шул су белән тамакны чайкатсаң, салкын тию бик тиз үтә.
Ярангөл яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була.
Ярангөл яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк.
Вакытында колак авыртуын басар өчен дә ярангөл яфрагыннан файдаланалар. Йоклар алдыннан яфракны бөтереп колакка куеп торалар.
Теш сызлаганда яфракларны чәйнәргә кирәк. Стафилоккокны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, яран яфраклары һәртөрле ялкынсынулардан саклый.
Ярангөлнең эфир майлары тирегә уңай тәэсир итә, төрле тимгелләрне бетерә, экзема кебек авыруларга каршы дәва булып тора. Шулай ук ярадагы үлекләрне суыра, пешкән, янган тирене тизрәк төзәтә.
Ярангөл яфрагыннан компресс ясап, остеохондроз, радикулитны дәвалап була.
Ярангөл яфрагы төнәтмәсе кулланып юсаң, чәч коелмый башлый.
Аруны бетерә, кәефне күтәрә: стресс, депрессиядән котылыр өчен яран яфрагын кулда уарга кирәк.
Йокысызлыктан интегүчеләргә дә булыша яран гөле! 10 яфракны 1 стакан кайнар суга салып,1 сәгать салкын урында тотасың. Стаканның өчтән бер өлешен эчсәң, рәхәтләнеп йоклыйсың.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: