- Баланың чәч озынлыгын мәктәп билгеләми. Ул укучыларның тышкы кыяфәте чиста булырга тиешлеген генә таләп итә ала. Ә Сезнең сораудан күренүенчә, мәктәп үзе чәчнең ничек киселергә тиешлеген билгели башлаган.
Әгәр дә бу сыйныф җитәкчесе теләге булса, Сез аның гамәленә мәктәп директорына зарлана аласыз, ә директор күрсәтмәсе буенча эшләнсә, шикаятьне төбәкнең мәгариф идарәсенә җибәрергә мөмкин.