+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 Май 2023, 09:12

Помидорларыгызны "кытыкладыгызмы"?

Үсентеләре нык булсын өчен, аларны «кытыкларга» кирәк икән. Шаяртумы бу?

Помидорларыгызны "кытыкладыгызмы"?
Помидорларыгызны "кытыкладыгызмы"?

Бу хакта бакчачы-блогер Эльмира Исхакова мондый киңәш бирә:

- Үсенте тәрәзә төбендә идеаль шартларда үсә: аңа җил-яңгыр тими, һава температурасы кискен алышынмый. Шулай икән, үсемлекләр үзләренә ныклык кирәген “аңламыйча” үсә дә үсә… Ә инде урамга “чыккач”, аларга зур гына стресс кичерергә туры килә. Шуңа күрә үсентеләрне акрынлап кына үзләрен көткән шартларга җайлаштыру ягын карарга кирәк.

Аларны чыныктыру яки җилләтү зарурилыгына шаккатмыйбыз бит, шуңа күрә үсенте очларын җиңелчә генә «кытыклау» да гаҗәпкә салмаска тиеш. Шулай ук үсентеләрне, җил искәнгә охшатып, кул белән даими сыйпаштырып торырга да мөмкин. Болай эшләгәндә, үсенте, тамырларны һәм сабакны ныгытырга, дигән сигнал ала. Сүз уңаеннан, сәнәгать теплицаларында бу максаттан көчле җилләткечләрдән файдаланылуын да әйтеп үтим.

Киңәшегез өчен рәхмәт, без дә кытыкладык, көлеп эчләре катты...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: