+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 Май 2023, 12:10

Үги ана яфрагы гына, димәгез!

Сары чәчәкле бу файдалы үләнне нәнәйләр дә элек-электән кулланган.

Үги ана яфрагы гына, димәгез!
Үги ана яфрагы гына, димәгез!
Сары чәчәкле бу файдалы үлән елга һәм күл буйларында, юеш чокырларда, текә ярларда үсә. Дару чималына үги ана яфрагының чәчәк кәрзиннәрен һәм яфракларын файдаланалар.

Яфракларында - алма, галл һәм аскорбин кислоталары, декстрин, инулин, каротиноидлар, сапониннар, ситостерин, ачы матдәләр, ә чәчәкләрендә фарадиол, стигмастерин, ситостерин, тараксантин, арнидиол, дуплау матдәләре бар.
Яфраклары төнәтмәсен һәм кайнатмасын ютәл төшкәндә, үпкә авыруларыннан какырык чыгаргыч һәм йомшарткыч дару буларак, төнгә кайнар компресслар ясап йомшарткыч, дезинфекцияләүче һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланалар.

Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы туралган коры яфракка (чәчәкләре белән бергә дә ярый) бер стакан кайнар су салалар. 30 минут төнәтәләр һәм көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

Үги ана яфрагын җәйнең беренче яртысында, алар әле яшь, аскы яклары төкчәләр белән капланган һәм күгәрек тимәгән чакта җыялар. Аларны сапларының яртысыннан кисеп алалар һәм кәгазьгә яисә чүпрәккә юка гына таратып, яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә киптерәләр. Чәчәк кәрзиннәрен апрельдә-майда хәзерлиләр.

 
 
Фото: na-dache.pro


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: