-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 Май 2023, 13:57

Кан басымын ничек күтәрәсез?

Югары кан басымын төшереп була, ә менә түбән булса - аны күтәрү өчен дару юк, диләр. Сез ничек кан басымын күтәрәсез, дуслар?

Кан басымын ничек күтәрәсез?
Кан басымын ничек күтәрәсез?

Укучылардан килгән киңәшләрне сезнең белән дә уртаклашырга булдык. Әлеге исемлекне комментрийларда тулыландырыйк әле, дуслар. Бәлки берәрсенә ярдәмебез тияр.

"Канәфер кабып йөрим. Бик булыша".
"Лавр яфрагын кабып тору да ярдәм итә. Мин шулай хәл алам".
"Тозлы әйбер ашап куям".
"Тел астына бик аз гына тоз кабып, аякларны күтәреп яту да булыша".
"Сөтсез, каты итеп ясалган, баллы чәй эчәм".
"Кулларымны өскә күтәреп, басып торам. Файдасы бар".

Тик шуны онытмагыз, авыруга табибка мөрәҗәгать итеп, аның киңәшләрен тыңлау мотлак.

Фото: nedugamnet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: