– Этләр – куркыныч чыганагы. Һәм алар өчен хуҗасы җаваплы, чөнки Русия законнары буенча этләр күчемле милеккә карый.
Сез полициягә һәм прокуратурага сакчыларның гына түгел, ә гомумән, әлеге оешманың гамәлләренә карата тиешле шикаять белән мөрәҗәгать итәргә тулы хокуклы.
Этләр һөҗүм итә һәм зыян китерә икән, судка мөрәҗәгать итеп, җаваплылыкка тарттыру турында гына түгел, ә зыянны каплату турында да гариза яза аласыз.