+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 Май 2023, 11:15

Сирин чәчәгенең дәвасы бар!

“Сирин чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.

Сирин чәчәгенең дәвасы бар!
Сирин чәчәгенең дәвасы бар!
Мәсәлән, буыннарыгыз сызлый икән, сирин чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда тамак төбен чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш кашыгы сирин чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 нисбәтендә су кушалар.

Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен сирин чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык тастымалны чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.

Циститтан. 1 аш кашыгы сирин чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә берәр аш кашыгы кабалар.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирин чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Аны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сириннәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шулай эшләсәгез, битегез яшәрми калмас”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: