Моның өчен пластик шешә, 40 сантиметр озынлыктагы ике агач рейка-таяк һәм скотч кирәк. Шешәнең төбен кисәргә. Таякны шешәгә фотодагыча чорнап, үсемлек тамырына зыян китермәслек итеп кадап куярга. Шешәгә су тутырырга һәм бөкесен аз гына бушатырга. Су 2-3 секундка бер тамчы тамарлык булырга тиеш.
Суны тамчылап сибү файдалырак. Дым тамырга төшә, үсемлекнең төбе катмый.