-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 июнь 2023, 13:30

Итне белеп кулланасызмы?

Сарык итеннән баш тартмагыз әле...

Итне белеп кулланасызмы?
Итне белеп кулланасызмы?

Сыер итендә А витамины кишердәге күләм белән тиңләшә. Сарык итеннән майлы дип баш тартучылар күп. Анда кан тамырларын холестерин төерләре утырудан саклый торган лецитин күп. Шуның өстенә сарык ите тимер микъдары буенча да чемпион.

Куян ите диетик санала, аның калориялелеге түбән, май юк диярлек, ул яхшы үзләштерелә, аллергия китереп чыгармый. Шуңа кечкенә балаларга да курыкмый бирергә була.

Тавык итендә аксым кызыл иттәгедән күбрәк. Шуңа культуристлар тавык итенә өстенлек бирә. Протеин мускулларны үстерә. Тавык итендә А витамины, тимер күп.

Күркә ите фосфор микъдары буенча балык белән ярыша ала. Күркә итен яратучыларның тешләре нык була, ул акыл эшчәнлеген яхшырта. Күркә ите — диетик, аның 100 граммында 60 ккал гына.

Пешергәндә файдалы үзлекләрен сакласын өчен, итне зуррак кисәк алып, салкын суга салыгыз. Тозны әзер булыр алдыннан гына өстәгез. Болай ит йомшаграк булып пешә.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: