+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 июнь 2023, 10:15

Баллы балан бик файдалы

“Кышын сезонлы чирләрдән саклану, иммунитетны ныгыту өчен мондый шифалы дару ясап куегыз.

Баллы балан бик файдалы
Баллы балан бик файдалы

Баланны кайнар су белән пешекләргә һәм дуршлаг аша чыгарырга. Барлыкка килгән балан боламыгына шулкадәр үк бал кушарга. Катнашманы 1 атна бүлмә температурасында төнәтергә һәм, банкага тутырып, суыткычка куярга. Иртән ач карынга берәр аш кашыгы кабарга.

Баллы балан канны гемоглобинга баета, кан тамырларын, йөрәк мускулларын ныгыта. Бәвелне куа, бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Гипертониядән интегүчеләргә бик файдалы”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: