– Миңа 55 яшь. 4 балам бар. Штат кыскартылу нәтиҗәсендә, 2019 елның 12 июлендә эштән азат ителдем. Эшли алмыйм, чөнки астма авыруыннан интегәм. Страховка стажым 27 ел 5 ай 16 көн. Мин быел вакытыннан алда пенсиягә чыга аламмы? Минзилә Шәйбәкова.
Пенсиягә чыга аламмы?
– Дүрт бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызларга 2023 елдан пенсия 56 яшьтә билгеләнәчәк.