+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 июнь 2023, 03:40

Кыярларыгызны сыйладыгызмы?

Иң яхшысы: кыярларны чәчәк атканда органик ашламалар белән тукландыра башлау.

Кыярларыгызны сыйладыгызмы?Кыярларыгызны сыйладыгызмы?
Кыярларыгызны сыйладыгызмы?

Моның өчен сыер тизәге менә дигән ашлама булачак.

Ярты литр сыер тизәген 10 литр суда эретәләр. Һәр төпкә 1 литр эремә сибәргә кирәк.

Кыяр барлыкка килә башлагач, көл белән ашларга була. Мондый эремә ясау өчен чиләкнең дүрттән бер өлешенә көл һәм өстенә су салырга кирәк. 3 көн караңгы урында тотарга. Һәр төпнең тамырына 1 литр шушы эремәне сибәргә. 2 атнадан тагын кабатларга була.

Кыярны уңыш бирә башлагач ашлау да мөһим. 1 литр сыер тизәге һәм аш кашыгы ярым калий сульфатын 10 литр суда эретергә һәм һәр төпкә 1 литр сибәргә. Үсемлек эремәсе ясау өчен, кычыткан һәм әремне турарга да, суга салып, 2 көн тотарга. Соңыннан бу төнәтмәне сөзәргә һәм кыярларга сибәргә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас