+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 июнь 2023, 11:17

Әрекмән онкология белән дә көрәшә!

Дәвалау курсы тәмамлангач, тикшеренеп карагыз. Уңай үзгәрешләр булса, бер атна ял итегез, аннары тагын тигәнәк суын эчәргә кирәк.

Әрекмән онкология белән дә көрәшә!
Әрекмән онкология белән дә көрәшә!

Әрекмәннең организмга бик көчле тәэсир иткәнен ишеткәнегез бардыр. Аны хәтта яман шеш белән авыручылар да куллана. Ул эчтәге шешләрне киметә, бавыр, бөер, ашказаны, эчәкләрне чистарта. Ташлары булган кешеләргә аны саклык белән генә кулланырга кирәк. Онкология белән авыручылар тигәнәк суын ике сәгать саен икешәр чәй калагы кулланырга кирәк.

Әрекмән суын болай әзерлиләр: яфракларны 5-6 сәгатькә салкын суга салыгыз. Аннары иттарткыч аша чыгарып, сутын алыгыз.

Ач карынга көненә 1 чәй калагы белән эчә башларга кирәк. Суны эчкәннән соң, ярты сәгать ашарга да, эчәргә дә ярамый. Бик әче булса, калак очында гына бал кабарга мөмкин. Шулай акрынлап көненә 3 тапкыр эчүгә өйрәнергә кирәк. Бер ай дәваланырга кирәк.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Фото: prixoxo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: