+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 июнь 2023, 12:48

Ә сез катыкны ничек ясыйсыз?

Укучыбыздан килгән рецепт белән уртаклашабыз.

Ә сез катыкны ничек ясыйсыз?
Ә сез катыкны ничек ясыйсыз?

Авыл катыгын яратасызмы, дуслар? Әлбәттә, катыкны һәркем үзенчә ясыйдыр. Укучыбыздан килгән рецепт белән дә уртаклашырга булдык.

"3 литр катык чыксын өчен өч литр ярым "свежий" сөтне төбе сыек май белән майланган кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарасың. Сүрән утта сөт кызгылт төскә кергәнче кайнатасың. Ара- тирә болгатып алырга кирәк. Эмальле савыт булмавы шарт, анда сөт тиз утыра, көя.

Бераз суынгач, әзер катыкны (мин үзем "Васькино счастье" дигән стаканлы катыкны кулланам, куе да, тәмле дә була һәм өч литрлы каттыкка җитә дә) әз-әзләп әзер сөткә салып болгатабыз. Әлеге масса катык хәленә кереп, оеганчы аны җылы урында калдырасың. Кояш төшкән урын да җитә. Кемнәрдер калын әйбер белән төреп куя. Оегач, әзер булгач, суыткычка куясың.

Куе катык яратучылар шул килеш ашарга да, салкын сөт салып, сыеклап эчәргә дә була. Кабат катык оетыр өчен инде "баш"ны әнә шуннан бүлеп калдырырга да ярый", - дигән ул.

Фото: recipe-catalog.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: