+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
7 июнь 2023, 07:04

"6 килога ябыктым"

Диетолог киңәше түгел бу. Тормыштан алынган хәл.

"6 килога ябыктым""6 килога ябыктым"
"6 килога ябыктым"

Ябыгырга өйрәтүчеләр күп, тик аларның күбесе ярдәм итми шул. Әле күп вакыт "ябыгу серләрен" сатып алырга да туры килә. Нишлисең, диетологларга да акча кирәк. Бер ападан менә шундый хат килде. Бәлки инде матур фигура турында өметен өзгәннәргә ярдәм итәр. Хатны төзәтмичә, ничек бар, шулай калдырдык.

"Минем шушы язмамны куегыз әле группагызга. Үземнең ничек өч атнада 6 килограммга ябыкканымны язып үтэсем килэ. Миңа 64 яшь. Бервакытта да диетада утырганым юк иде. Ковид бн авырганнан соң хәйран гына тазардым.
Ютубта, уйламаганда гына, карабодай белән ябыгу видеосына тап булдым. Шуннан соң күп уйлап тормыйча, шушы диетага утырдым.
Кичтән 1 стакан карабодай ярмасына кайнар су салып, савытны төреп калдырам. Шуны икенче көнне өчкә бүлеп ашарга (иртән, өйлә, кич).
Янына ашаган саен бер помидор, ярты кыяр hәм төрле үләннәр белән (мин рукола кулландым) салат ясадым. Бер чәй калагы зәйтүн мае салдым, чеметеп кенә тоз (анда тозсыз ашарга диелгән). Карабодайга да тоз саласы түгел.
Көнгә 200 грамм тавыкның ак итен пешереп, 3кә бүлеп ашадым (видеода тавык ите дә юк иде).
Ашарга ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә. Сун көне буе 1,5-2 литр чамасы эчелде.
Кыскасы, шулай 21 көн үтте. 6 килога ябыктым. Холестериным 7,8 иде, 5,9га төште. Күз кабакларым шешенә иде, нормальләште. Изжогадан көн тудымы дару эчә идем. Аллаhыма шөкер, дару эчкәнем юк.
Иң мөhиме, ихтыяр көчең булсын. Миннән булмый дип уйламаска кирәк".

Фото: syl.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас