+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 июнь 2023, 15:27

Буыннар сызлавын баса

Вакытында файдалы үләнне җыеп калыгыз.

Буыннар сызлавын баса
Буыннар сызлавын баса

Кемнең буыннары сызлый? Дәва аяк астында икәнен онытмыйк әле. Сызлауны баса торган бер рецепт тәкъдим итәбез.

Әремнең бик шифалы икәнен беләбез. Буыннар авыртканда да ярдәмгә килә ул.

Әремне җыегыз да, пыяла банкаларга тыгызлап тутырыгыз. Өстенә көнбагыш мае салыгыз. Аннары кечкенә кәстрүлгә су салып, шуның эченә әремле банканы утыртыгыз. Талгын утта 2 сәгать кайнарга тиеш ул. Ике сәгатьтән соң утны сүндерегез, ә кәструл суынганчы шунда торсын. Арытаба майны сөзеп алыгыз.

Кич сызлаган урыннарыгызгы масаж ясый-ясый май сеңгәнче сөртегез. Файдасын күрми калмассыз.

Фото: rg.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: