

Килька балыгын савытка салып, чәнечке белән изегез. Ике йомырканы, ике кыярны шакмаклап турап, балык янына салыгыз. 200 грамм пешкән дөге, бераз туралган яшел суган кушыгыз. Тәменчә тоз, борыч, майонез салып бутагыз.
Ак булканы шакмаклап турап, майлы табада кызыдырып алыгыз, кыздырганда тоз һәм тәмләткечләр сибегез.
Әзер салатны матур савытка салып, өстенә кыздырылган булка кисәкләрен тезеп чыгыгыз.
Тәмле булсын!
Фото: "donatewales.org"