+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 июнь 2023, 14:45

Бакча җиләген көн дә ашагыз!

Аның яман шештән файдасы аеруча зур.

Бакча җиләген көн дә ашагыз!
Бакча җиләген көн дә ашагыз!
Бакчада җиләкләр өлгерә башлады. Аның әле иң тәмле, файдалы чагы. Әнә табиблар да нәкъ шулай ди. Табиб-реабилитолог һәм телевидение тапшырулары алып баручысы Сергей Агапкин, шулай ук диетолог Марина Макиша бакча җиләгенең көтелмәгән үзенчәлекләрен ачтылар. “Россия 1” каналындагы «О самом главном» тапшыруында алар җиләкнең яман шеш, катаракта, глаукома, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм иммун системасының эшен яхшырту өчен файдалы булуын сөйләде.

Белгечләр бакча җиләгендә антиоксидантлар күп булуын һәм организмга онкология авыруларын кисәтүдә ярдәм итүен белдерә. Табиблар, җиләк ашау күзләр өчен дә файдалы, дип билгели.“Шул ук антиоксидантлар безгә һәрвакыт катарактаны профилактикалауда булыша", — ди Макиша. Моннан тыш, диетолог ачыклавынча, җиләктә глаукома куркынычын киметүче антоцианнар бар.

Экспертлар сүзләренчә, бакча җиләгендә С витамины күп булу сәбәпле, ул иммун системасының эшен яхшырта. «Көнлек норманың 70 проценты 100 грамм җиләккә туры килә», — дип билгеләп үтте Макиша. Җиләктә шулай ук җепселләр бар, ул иммунитет өчен дә файдалы.

"Антоцианнар шулай ук кан тамырлары торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозның бер сәбәбе булган ялкынсынуны киметә”, — ди Агапкин. Макиша билгеләп үткәнчә, җиләктә калийның күп булуы йөрәк мускулының яхшы эшләвенә ярдәм итә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: