+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 июнь 2023, 15:32

"Миндә яман шеш таптылар"

"Ә ирем хәлнең никадәр җитди икәнен аңламый да, ахры..."

"Миндә яман шеш таптылар"
"Миндә яман шеш таптылар"

"Коронавирус авыруы мине дә читләтеп үтмәде. 2021 елда дәваханәдә ятып та чыктым. Инде сәламәтлектә генә яшәргә иде дә бит, сынаулар моның белән генә бетмәгән икән шул. Күптән түгел миндә яман шеш таптылар. Беләм, бүген бу авыру белән күпләр көрәшә, аеруча коронавирустан соң мондый очраклар күбәйде.

Без ирем белән ике бала үстерәбез. Ирем - электән "коры" кеше. Ниндидер комплиментлар, матур сүзләр элек тә аннан ишеткән юк иде. Әмма әле мин аның җылы мөнәсәбәтенә аеруча мохтаҗмын.

Бик күп анализлар тапшырырга туры килде. Диагнозны төгәл әйткәч кенә аңа бу хәбәрне җиткердем. Ә ул... чыгырыннан чыкты. Миңа әллә нинди сүзләр әйтеп бетерде, бик нык кызды. Ә хәзер менә бер ай инде аның минем белән юньләп сөйләшкәне юк. Аңламыйм, ир-егет шок хәлен шулай кичерәме? Әллә миңа аның шулкадәр битараф булуымы бу?

Балаларны кызганам... Беләм, мин начар уйларга ирек бирмәскә тиеш. Балаларны әле аякка бастырасы бар. Әмма вакыт-вакыт төшенкелеккә биреләм. Инде елый-елый күз яшьләрем дә бетте кебек...Иремнән башка авыруым турында беркем белми".

Менә шундый хәлдә калган чираттагы хат авторы. Күп вакытта янәшәдәге якын кешеләребезнең әйткән җылы сүзләре дә яшәргә көч бирә. Кызганыч, бу ханым аннан да мәхрүм. Инде ахыры яхшы булыр, дип өметләник.

Фото: tengrinews.kz

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: