+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 июнь 2023, 11:20

Сарымсак укларын өздегезме әле?

Эре сарымсак җыеп аласың килсә, аның укларын вакытында өзеп алырга кирәк.

Сарымсак укларын өздегезме әле?
Сарымсак укларын өздегезме әле?
Июнь — сарымсак үсеше өчен хәлиткеч чор. Бу вакытта берничә процесс бара: чәчәк уклары чыга, аларда “орлык” формалаша, ә җир астында сарымсакның башлары ныклап үсә, тешләре аерыла башлый. Эре сарымсак җыеп аласың килсә, аның укларын вакытында өзеп алырга кирәк. Әгәр аларны вакытында өзмәсәң, сарымсак бөтен көчен шуларга җибәрә.

Сарымсакны кайчан җыеп алырга кирәклеген белү өчен берничә укны сабакта калдырырга мөмкин. Шул орлыклар өлгереп, ачылгач, сарымсакны түтәлдән җыеп алырга да мөмкин.

Өзеп яисә кисеп алган укларны ташларга ашыкмагыз. Алардан бик тәмле тәмләткечләр әзерләргә була. Кайбер хуҗабикәләр аларны кискәләп туңдыргычка куя, консервлап, маринадлап та куючылар бар.

Сарымсак укларыннан әзерләнгән пастаны икмәккә ягып ашарга да була, икенче ашларга кушу өчен дә яхшы. Мондый паста әзерләү өчен сарымсак укларын кискәләп, блендерда вакларга, яки иттарткычтан чыгарырга, шуңа тәменчә тоз һәм 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк.

Яшелчә ашларына кушар өчен файдалы тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен вакланган сарымсак укларына вак итеп туралган укроп һәм 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга гына кирәк. Алар салкын урында яхшы саклана.

 
 
Фото: sadik-i-ogorod.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: