+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 июнь 2023, 15:30

Юкә чәчәк ата!

Бик күп авырудан дәвалый, тынычландыра, иммунитетны күтәрә ул.

Юкә чәчәк ата!
Юкә чәчәк ата!

Юкә чәчәк ата башлады, дуслар. Чәчәкләре коелганчы җыеп калырга ашыгыгыз! Аның бик күп авыруга каршы торыр "көче" бар.

Файдасына килгәндә, юкә чәчәге температураны төшерә, ютәлдән булыша, иммунитетны күтәрә, кан басымын төшерә, кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә, невроз вакытында тынычландыра, бөердән ташларны чыгара.

Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда түбәндәге төнәтмә булыша:
15 грамм кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.

Йокысызлыктан:
бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.

Бөерләр ялкынсынганнан:
бер стакан кайнар суга берәр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм җитен орлыгы салына. Көненә 3-4 тапкыр 0,5 стакан эчегез.

Пародонтоз, стоматиттан:
бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәге салып төнәтегез һәм, 5 грамм сода салып, көненә 4-5 мәртәбә авыз куышлыгын шул катнашма белән чайкатыгыз.

Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгару өчен:
термоска 2 чәй калагы юкә чәчәге, 1 чәй калагы кычыткан, бер-ике ботак сельдерей, 20 грамм имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак (ансыз да ярый), 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: