+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
9 июнь 2023, 06:15

Петрушкагыз чыкмадымы?

Июньдә аны тагын утыртыгыз. Бик шәп ысул киңәш итәбез.

Петрушкагыз чыкмадымы?Петрушкагыз чыкмадымы?
Петрушкагыз чыкмадымы?
Петрушка балчыксыллы һәм комлы урыннарда яхшы үсә. Утыртырга 4-5 көн алдан аның орлыкларын җылы суга салып куялар. Суны көн саен алыштырырга кирәк. Петрушканы көннәр җылыта башлагач та, апрель ахырында-май башында чәчәләр. Икенче тапкыр — июньдә, соңгысы октябрь азагында чәчелә.

Петрушка орлыкларының озак чыкмый торган гадәте бар. Алар тиз шытып чыксын дисәгез, орлыкларны аракыга салып тотыгыз. Моның өчен марля капчыкка салынган орлыкларны 15 минутка аракыга салыгыз. Артык озак тотарга ярамый. Аннан соң капчыктагы орлыкларны агып торган су белән яхшылап чайкатыгыз һәм киптерегез. Орлыкларны, гадәттәгечә, түтәлләргә утырталар. Алар 1-2 көндә шытып та чыга. Петрушка орлыклары тиз чыксын өчен аларны сөттә тотарга да була.

Петрушканың яшел яфраклары 9 градуска кадәр салкыннарга чыдам, алар 30-50 көндә җыярга әзер була. Бу яшел тәмләткечнең организмга файдасы күп, аны бөер, йөрәк, бавыр һәм үт куыгы авырулары булганда кулланалар.

Кышкылыкка аны киптереп, туңдырып куярга мөмкин.

Фото: мои-6-соток.рф

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас