+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 июнь 2023, 05:15

Каен җиләге нинди авырулардан ярдәм итә?

Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, күп кенә авырулардан котылырсыз.

Каен җиләге нинди авырулардан ярдәм итә?Каен җиләге нинди авырулардан ярдәм итә?
Каен җиләге нинди авырулардан ярдәм итә?
Каен җиләге яфрагы төнәтмәсендә С витамины күп. Ул кан тамырларын киңәйтү, йөрәк ритмын акрынайту өчен кулланыла. Шулай ук стоматит, гингивит, ангинаны дәваларга, авыздан килгән начар исне юк итәргә ярдәм итә.

Җиләген, әлбәттә, өлгергәч җыялар. Яңа сыгылган җиләк суты кандагы шикәрне киметә, диабеттан ярдәм итә.

Татар халык медицинасында каен җиләген азканлылыкны, гастритны, ашказанын дәвалау, үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү, йөрәккә илтүче кан тамырлары атеросклерозы, югары кан басымы, остеохондроз булганда кулланалар.

Шуны да истә тотарга кирәк, каен җиләге кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгара. Шуңа күрә аны кулланганда бик сак булырга, тәнгә тимгелләр чыгып, кычыну башлануга куллануны туктатып, табибка күренергә кирәк.

Фото: ru.freepik.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас