+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 июнь 2023, 10:17

Кош-корт исән-сау булып үссен өчен нишләргә?

Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, барысы да яхшы булыр.

Кош-корт исән-сау булып үссен өчен нишләргә?
Кош-корт исән-сау булып үссен өчен нишләргә?
Белгечләр әйтүенчә, беренчедән, кош-кортларның җитештерүчеләренә игътибар итәргә кирәк. Ышанычлыларына өстенлек бирегез. Халыкка кош-кортны ветеринария-санитария чараларын кулланган эре кошчылык фабрикаларыннан, профессионаллардан алырга тырышырга кирәк.

Икенчедән, алар авырмасын өчен барлык профилактика чаралары үткәрелергә тиеш. Фабрикаларда барлык кош-кортларга да вакцина ясала. Моннан тыш, беренче өч көндә антибиотик эчерелә икән. Шуннан соң, эчәклек микрофлорасын яхшырту өчен биш-җиде көн пробиотик эчертелә.

Шуңа күрә чеби саткан кешедән: «Антибиотик эчердегезме?» – дип сорасагыз яхшы булачак. Шулай ук, андый урыннарда витаминнар бирелә.

Шуны да истә тотарга кирәк, кош-корт яшәгән урында һава алмашып торырга тиеш. Бина эче җылы булсын. Бройлер чебиләрен, мәсәлән, артык иркен мәйданда тотарга кирәкми икән. Бер квадрат метрда алар 13 сәгать торырга тиеш. Ашап-эчәргә, бераз селкенергә урын булса, аңа шул җиткән.

Фото: ru.freepik.com/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: