+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 июнь 2023, 08:50

Туңдырманы үзебез ясыйк!

Укучыбыздан килгән рецепт белән бүлешәбез.

Туңдырманы үзебез ясыйк!Туңдырманы үзебез ясыйк!
Туңдырманы үзебез ясыйк!

"Өйдә әзерләнгән туңдырма. Бик тәмле!
Бик җайлы һәм тәмле туңдырма рецепты белән бүлешәм.

Күп тә чыга, тәме дә искиткеч.
Кирәк:
500 гармм 33 процентлы сливки
250 грамм кайнатылмаган сгущёнка.

Сливкины миксер белән күпертәбез. Шуңа сгущёнка өстәп, тагын бераз күпертеп алабыз. Менә туңдырма әзер.
Тундырманың махсус савытына яки башка савытларга салып, суыткычка 4-5 сәгатькә катырырга куябыз. Мин бу юлы вафли белән катырдым. Болай ашарга җайлырак икән.
Хәзер җиләк вакыты, блендерда изеп өстәсәгез, җиләкле туңдырма килеп чыга.
Ә кайнатылган сгущёнка белән ясасагыз, крем-брюле туңдырмасы була".

Бер укучыбыз шундый рецепт белән бүлешкән. Эшләп карыйк соң, кызлар! Балаларның каникуллары бит, әйдә, рәхәтләнеп туңдырма ашап калсыннар!

Фото: pinterest.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас