+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
27 июнь 2023, 05:40

Сарык итен салат белән ашагыз!

Иртәгә — Корбан гаете. Сарык ите белән сыйланырга җыенучыларга җиңел әзерләнә торган салат рецепты тәкъдим итәбез. Бәйрәм ризыкларын аның белән ашау тәмлерәк тә, файдалырак та булыр.

Сарык итен салат белән ашагыз!Сарык итен салат белән ашагыз!
Сарык итен салат белән ашагыз!

Кирәк булачак:


Кәбестә — 300 грамм
Кыяр — 1
Татлы борыч — 1
Кишер — 1
Суган — 1
Сарымсак — 2 теш
Үсемлек мае — 2 кашык
Тоз, борыч — тәменчә.

Борычны төшләреннән чистартып, эре квадратлар рәвешендә турагыз. Татлы борычның нинди төстәгесен куллансагыз да була. Мөмкинлеккә карап, төрле төстәгеләрне кушарга да ярый.

Яшь кыярны — ярым түгәрәкләп, ә кишерне салам сыман итеп турыйбыз.

Кәбестәне турагач, бераз кулыгыз белән баскалагыз һәм салат савытына салыгыз.

Суганны — ярым боҗралар итеп, ә сарымсакны бик вак турыйбыз.

Хәзер салат савытындагы кәбестә өстенә барлык туралган яшелчәләрне салып, тоз, борыч сибәбез, яхшылап бутыйбыз, май кушабыз.

Салатны тәлинкәләргә бүлгәч, һәр тәлинкәне яшел аштәмләткеч белән бизәргә була.

Ашларыгыз тәмле булсын, бәйрәмегез матур үтсен!

Фото: “https://food.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас