Моның өчен мичне кабызу да кирәк булмас. Аны плитә өстендә табада кыздырып әзерлиләр.
Кирәк булачак:
Кәбестә — 230 грамм
Суган — 60 грамм
Он — 60 грамм
Каты сыр — 60 грамм
Йомырка — 2
Үсемлек мае — 2 кашык
Акмай — 15 грамм
Тәменчә тоз.
Кәбестәне вак итеп турап, савытка салыгыз һәм кулыгыз белән баскалагыз. Шунда ук вак итептуралган суганны һәм йомыркаларны кушыгыз, яхшылап бутагыз.
Кырыгчтан чыгарылган сыр белән онны кушып, тагын бер бутагыз.
Табада үсемлек мае бераз кызгач, кәбестәле массаны салып, өстен тигезләгез.
Өстен ябып, бик акрын утта 15 минут кыздыргач, бу “коймак”ны әйләндерегез (моны таба өстенә зур тәлинкә куеп эшләү уңайлы).
Өстен ябып, янә 15 минут кыздыргач, запеканка өстенә акмай сөртеп, плитәне сүндерегез һәм биш минут каплап тотыгыз.
Бу запеканканы каймак белән ашасагыз аеруча тәмле булыр.