+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 июль 2023, 11:35

Нинди продуктларда D витамины күбрәк?

D витамины кандагы кальций, фосфор һәм магний дәрәҗәсен саклау өчен кирәк. Мондый гормон организмның күп процессларында, мәсәлән, калкансыман бизнең эшләвендә, иммунитетны арттыруда һәм башкаларда катнаша.

Нинди продуктларда D витамины күбрәк?
Нинди продуктларда D витамины күбрәк?

Мондый матдәнең деициты барыннан да бигрәк өлкән яшьтәгеләрдә, яңа туган балаларда, авырлы хатын-кызларда һәм ашкайнату системасы бозылган пациентларда күзәтелә.

D витаминын ачык киемдә 11дән 15 сәгатькә кадәр кояш астында уздырып алырга мөмкин. Кояшта кызынуганда ярты сәгать вакыт җитә. Әмма Русиядә яшәүчеләрнең бу рәвешле витаминны алу мөмкинлеге юк.

Витаминны азыктан, мәсәлән, майлы сөләйман балыгыннан, скумбрия, кетадан, шулай ук диңгез продуктларыннан алырга мөмкин. Бу матдә тагын йомырка сарысы, гөмбәдә, сөт продуктларында, соя сөтендә, әфлисун согында, диңгез кәбестәсендә, сыер бавырында бар.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: