+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 июль 2023, 12:25

Сарымсакны кайчан алырга?

Бакчачылар аның бер билгесенә игътибар итәргә куша.

Сарымсакны кайчан алырга?
Сарымсакны кайчан алырга?
Сарымсак эре булып үссен өчен, бакчачылар аның укларын вакытында өзеп чыга. Әгәр аларны вакытында өзмәсәң, сарымсак бөтен көчен шуларга җибәрә. Ә менә сарымсакны кайчан җыеп алырга кирәклеген белү өчен берничә укны сабакта калдырырга кирәк. Шул орлыклар өлгереп, ачылгач, сарымсакны түтәлдән җыеп алырга да мөмкин.

Сарымсак язга кадәр яхшы саклансын, дисәгез, аларның дөрес сортларын сайлагыз. Саклау өчен эфир майлары күп булган язгы сарымсак киңәш ителә. Аларны түтәлдән җыеп алгач, озак итеп киптерергә кирәк.

Сарымсакны парафинлау яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен сеткага тутырылган сарымсакны 2-3 секундка эретелгән парафинга тыгып алырга кирәк. Суынгач, киндер капчыкка тутырып, коры урынга элеп куялар.

Шулай ук сарымсакны пыяла банкаларга он белән бутап тутырырга да була.

 
 
Фото: i.pinimg.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: