+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 июль 2023, 02:45

Бурычын түләмичә, армиягә китте

- Дустыма бурычка акча биреп торган идем. Ул армиягә китте. Распискасы юк, шаһитлар бар. Акчаны әтисеннән сорый аламмы?  

Бурычын түләмичә, армиягә киттеБурычын түләмичә, армиягә китте
Бурычын түләмичә, армиягә китте

– Әтисе улының бурычлары өчен җавап бирми. Шуңа күрә, сез бурычны кире кайтаруны сорый алсагыз да, дустыгызның әтисе аны кайтарырмы-юкмы, билгесез.

Әгәр кайтармаса, армиядән кайтуны көтәргә яки судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Суд читтән торып карар чыгарачак. Шаһитлар җитәрлек. Акчаны бурычлының исәбеннән һәм хезмәт хакыннан түләтәчәкләр.

Ләкин сез суд приставларына мөрәҗәгать иткәннән соң, бурычлы кеше суд приставына яки аның вәкиленә хәрби хезмәт вакытында башкарма производствоны туктатып тору үтенече белән мөрәҗәгать итә ала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас