+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 июль 2023, 06:15

Чит илдә кунакханәдә әйберләгезне урласалар, нишләргә?

Русия туроператорлары ассоциациясендә (АТОР) чит илдә туристларга ял вакытында әйберләрен урлаган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Беренчедән, экспертлар чит илгә ялга барганда кыйммәтле әйберләрне һәм аксессуарларны алмаска киңәш итә.

Чит илдә кунакханәдә әйберләгезне урласалар, нишләргә?Чит илдә кунакханәдә әйберләгезне урласалар, нишләргә?
Чит илдә кунакханәдә әйберләгезне урласалар, нишләргә?

Әгәр әйберләрегезне урлаганнар икән, аның турында туроператор һәм кунакханә хакимиятенә ресепшенга мөрәҗәгать итеп хәбәр итәргә кирәк. Кирәк булганда белгечләр полиция чакыртырга һәм Русия консуллыгына бу хакта әйтергә киңәш итә. Ял итүчеләр туркомпаниядән урлауны тикшерүдә катнашу, полициягә озату яки урланган әйбергә компенсация таләп итә алмый.

АТОР хәбәр итүенчә, кунакханәдән урланган әйбергә компенсация алу җиңел түгел. Бу очракта туристка югалган әйберләр булганлыгын исбатларга туры киләчәк. Моның өчен чикләрне узганда кыйммәтле әйберләрне декларацияләргә кирәк.
Шулай ук белгечләр кыйммәтле әйберләрне һәм акчаларны үзең яшәгән номерда түгел, ә кунакханә сейфында сакларга киңәш итә. Урнашканда кыйммәтле әйберләр исемлеген төзиләр һәм кунакханә сейфына тапшыралар. Урланган очракта турист компенсация алачак.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас