+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 июль 2023, 07:45

Хәлвә өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы икән...

Хәлвәдә өлкән яшьтәге кешенең сәламәтлеге өчен кирәкле файдалы матдәләр бик күп. Бу хакта табиб-диетолог Елена Соломатина сөйләде.

Хәлвә өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы икән...Хәлвә өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы икән...
Хәлвә өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы икән...

Хәлвә бик күп төрле була, ул көнбагыш, арахис, көнҗет, җитен һәм миндальдән әзерләнә. Аларны берләштергән төп нәрсә - составында клетчатка булу. "Барыннан да элек бу продуктта клетчатка бар, ул өлкән яшьтәге кешеләрнең эчәклегендә файдалы бактерияләргә ярдәм итә һәм аның эшен яхшырта", - дип билгеләде белгеч.

Көнбагыштан ясалган хәлвә бигрәк тә E витаминына бай. Бу - антиоксидант, яшьлек витамины, ул картаюны тоткарлый, йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә комачаулый.

Арахистан ясалган хәлвәдә кремний матдәсе бар. Ул өлкән кешеләрнең сөяк, теш, тире, кимерчәк сәламәтлекләре өчен кирәк. Көнҗетле хәлвә кальцийга бай, ә миндальле - магнийга.
Җитен орлыгыннан әзерләнгән хәлвә омега-3 майлы кислоталарга бай. Әгәр омег-3 куллансаң, начар холестерин кан тамырларының стеналарында утырып кала алмый, атеросклеротик бляшка формалаштыра алмый. Шулай ук омега-3 йөрәкне ныгыта, күзәнәк мембраналарын формалаштыру өчен кирәк.

Табиб диабет белән авыручыларга һәм артык авырлыктан интегүчеләргә хәлвә белән мавыкмаска киңәш итә.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас