Кышкылыкка банка япканда, бары тик яңа җыелган һәм сыйфатлы җиләк-җимеш, яшелчә кулланырга кирәк. Кайбер хуҗабикәләр яшелчәләрнең бозыла башлаган урынын кисеп ташлап, кайнатырга яки пешерергә утырта. Белгечләр аңлатуынча, бозыла башлаган җимешләрдә микотоксиннар барлыкка килә, алар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Шунысы да бар, бу канцерогеннар аларны озак кайнатканда да бетми.
Чия, абрикос, персик кайнатмалары ясаганда, аларның төшен алып ташларга, яисә андый кайнатманы тиз вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк. Бу җимешләрнең төшләрендә амигдалин матдәсе бар, ә ул организмга эләккәч, агулы синиль кислотасына әйләнә. Кайнатма озаграк сакланган саен аңа агуның күбрәк күчү куркынычы бар.
Кышкылыкка кыяр тозлаганда кайбер хуҗабикәләр банкага аспирин салырга ярата. Тозлыктагы салицил кислотасы микробларны бетерсә дә, ул ашказаны лайласына зыянлы. Спиртлы эчемлек белән кушып ашаганда (кыярны закускага кулланырга яраталар) яки тозлыгын эчкәндә, ул ашказан-эчәк юлларына аеруча зыян китерә. Аспирин кушылган тозлы кыярдан аллергия булырга да мөмкин.
Фото: webpulse.imgsmail.ru