+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 июль 2023, 06:25

Көн саен кыяр ашасаң нәрсә була?

Терапевт Светлана Никитина көн саен кыяр ашауның файдасы турында сөйләде.

Көн саен кыяр ашасаң нәрсә була?Көн саен кыяр ашасаң нәрсә була?
Көн саен кыяр ашасаң нәрсә була?

Светлана Никитина искә төшергәнчә, кыяр 95 процент судан тора, бу аларны елның җылы вакытында организм өчен бик яхшы сыеклык чыганагы итә. Моннан тыш, бу җимеш калийга бай, ул организмнан шешенүгә һәм югары кан басымына китерә торган натрийны чыгарырга ярдәм итә, дип хәбәр итә "Медикфорум".

Бу уңайдан терапевт кыярны көн саен кулланырга киңәш итте, ул ябыгырга ярдәм итеп кенә калмыйча (100 грамм кыярда 12 килокалория бар, шулай ук дезинтоксикацион нәтиҗәгә ия булуын билгеләде. Алар ярдәмендә токсиннар организмнан ныграк юыла, бу тире һәм чәчнең торышын яхшырта. Ә кыярларны даими куллану эч катуны профилактикалауны тәэмин итә.

Болардан тыш, бу яшелчә авыз эчен тәмсез исләрдән дә бетерә, чөнки бактерияләргә каршы үзенчәлеккә ия.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас