+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 июль 2023, 06:55

Даими йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкин

Әгәр сезнең төнге йокыгыз биш сәгатьтән артмаса, бу җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моның аркасында йокы режимы бозылудан тыш, авыр чирләр дә барлыкка килә.

Даими йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкинДаими йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкин
Даими йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкин


Русия медицина компанияләренең берсенең табиб-терапевты Ольга Шашкова даими йокы туймау кеше организмы өчен зарарлы, дип аңлатты. Ул онкология яки симерүгә китерергә мөмкин.

Әгәр дә кеше бер көндә биш сәгатьтән дә кимрәк йокласа, организм стрессны сизмәячәк. Әмма шунда ук бу фактор эшкә сәләтлелектә һәм арыганлыкта чагылыш табачак. Ә менә бу системалы рәвештә кабатлана икән, циркад ритмнары бозыла. Бу гормональ өзеклек тудыра, ә аннары симерүгә, глюкозага, инсулинга толерантлык бозылуга һәм, нәтиҗә буларак, шикәр диабеты һәм онкология үсешенә китерә, дип яза “Известия”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас