

Мошенниклар яза. Үзәк банк яңа мошенниклык схемасын ачыклаган, аның ярдәмендә аферистлар русиялеләрне “Русия Банкына шәхси кабул итүгә” чакыра, моның өчен электрон почта адресын куллана.
“Үзләрен Русия банкы хезмәткәрләре итеп таныткан җинаятьчеләр бу киң таралган мошенниклык схемасын камилләштерде. Хәзер мошенниклар Үзәк банк исеменнән шалтыратып кына калмый, ә Русия гражданнарының почтасына да яза. Хатлар кешенең исем-шәрифләре белән мөрәҗәгать итүдән башлана, аларда потенциаль корбанның яшәү төбәгендә Русия Банкының кабул итү вакыты һәм чын адресы күрсәтелә.
Русия банкы гражданнарны шәхси кабул итүгә чакырмый, ә хезмәткәрләре шалтыратмый һәм документларның күчермәләрен җибәрми. Мондый очракларда русиялеләргә картаның икенче ягындагы үз банкларының телефоны аша шалтыратырга киңәш ителә”, – диелә Үзәк банк мөрәҗәгатендә.