Бу вакыйгаларны кеше тарафыннан кабул итү һәм аларга реакция тизлегенең үзгәрүе белән бәйле икән.
Тикшеренүләр кешеләр өлкәнәю белән аларның баш миенең эшчәнлеге үзгәрүен күрсәтте. Күрү һәм ишетү сигналларын эшкәртү инде 25-30 яшьтән соң акрыная. Өлкән яшьтәге кеше бер минут вакытны 70-80 секунд итеп тоярга мөмкин.
Шуңа да карамастан, баш мие мәгълүматны үзләштерүнең акрынаюын компенсацияләргә сәләтле. Яшь барган саен кеше карарларны ешрак кабул итә һәм автомат рәвештә нәрсә дә булса башкара, бу уйлануларга вакытны янга калдыра. Шуңа күрә олы яшьтәге кеше төрле характердагы бурычларны балаларга караганда тизрәк хәл итә. Аның әле автомат реакцияләре юк, гамәл башкару аларда күбрәк вакытны ала.
Галимнәр баш мие эшчәнлеге белән бәйле проблемалардан качу өчен спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте. Вакыт агышын акрынайту өчен телләр өйрәнү, уку, шигырьләрь ятлау да ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.
Фото: pixabay.com.